Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

«Татар кызы» финалисты Әлфия Фагаманова: Киләчәктә үземне хуҗабикә һәм әни итеп күрәм

0
«Татар кызы» финалисты Әлфия Фагаманова: Киләчәктә үземне хуҗабикә һәм әни итеп күрәм

Әлфия Фагаманова халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Башкортстанны тәкъдим итә.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Башкортстанны Балтач районы Тутагач авылыннан Әлфия Фагаманова тәкъдим итә. Әлфия «Татар-информ» хәбәрчесенә хыял-максатлары турында сөйләде. «Киләчәктә үземне яхшы хуҗәбикә һәм әни итеп күрәм. Балалар табып аларны татар телендә үстерәсе килә», – ди финалист кыз.

Әлфия Фагамановага 24 яшь. Ул Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, Уфа дәүләт нефть техник университетына кергән. «Татар кызы» бәйгесендә катнашу аның хыялы булган.

«Уфага укырга кергәч, татар яшльләре җыелган «Татарча квартирник»ка бардым, һәм шул көннән төрле чараларда катнаша башладым. Университет эчендәге «Мисс БашГАУ» бәйгесендә җиңгәч, миңа Уфадагы татар конгрессыннан халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин шунда ук ризалаштым. Чөнки бу минем хыялым иде. Короновирус аркасында Башкортстанда республика этапы булмады. Уфадагы татар кызлары арасыннан нәкъ миңа тәкъдим ясауларына рәхмәтлемен. Бу минем өчен зур җаваплылык», – дип сөйләде Әлфия.

Фото: © Александра Живушкина

Халыкара «Татар кызы» финалистлары әлеге көннәрдә финал тамашасына әзерләнә. «Татар кызы» исеменә кем лаек булуы 17 сентябрь Ташкентта билгеле булачак. Әлфия җиңү турында уйлар сирәк булуын да әйтте.

«Без монда бәйгедә ярышырга түгел, ә ниндидер тәҗрибә тупларга килдек. Без «бәйге» дигән сүзне оныттык инде. Беренче көннәрне авыррак иде, хәзер репетицияләрдә дә бик рәхәт», – диде Әлфия Фагаманова.

Фото: © Александра Живушкина




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Благотворительный фонд Ильинской больницы провел рок-вечер в поддержку тяжелобольных людей

Город выставил на торги два здания на востоке и северо-западе Москвы

В Люберцах проведут редизайн объектов культурно-досуговых учреждений

Необычная ночь: бесплатные программы пройдут в рамках акции «Ночь музеев»