Самарада Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәмдә гомрәгә юллама уйнаталар
16 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Самараның «Заря» мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көне аена багышланган рухи-әхлакый чара була. Бәйрәмдә гомрәгә (кече хаҗга) юллама уйнату каралган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәмдә викторина, бүләкләр, балалар өчен татлы сый, дин галимнәре чыгышлары, нәшидләр башкару булачак.
«Оештыручылар рухи-әхлакый чарага гаилә һәм балалар белән чакыра. Бу бергә җыелу, файдалы мәгълүмат алу һәм гаилә белән бергә вакыт үткәрү өчен сәбәп булып тора», диелә хәбрәдә.