Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Александр Павлов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде

0

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең (КМПО) элеккеге генераль директоры Александр Павлов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде. Александр Павлов 9 сентябрьдә 85 яшендә вафат булды.

Павловның хезмәт эшчәнлеге озак еллар КМПО белән бәйле иде. 1960 елда предприятиегә килгәч (ул вакытта әле Казан моторлар төзү заводы) Павлов механика цехында шомартучыдан берләшмә җитәкчесенә кадәр юл үткән. Ул һөнәри үсешнең барлык баскычларын уза: цех җитәкчесе, производство җитәкчесе урынбасары, производство җитәкчесе, директорның җитештерү буенча урынбасары һәм баш инженер булып эшли. Эштән аерылмыйча Авиация техникумын һәм Казан авиация институтын тәмамлый.

Александр Павлов 1983 елда КМПОны җитәкли башлый һәм 21 ел дәвамында предприятие белән җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә берничә зур проект гамәлгә ашырылды, производство модернизацияләнде һәм продукция чыгару арттырылды, оештырылган комплекслы эш авиация һәм башка техниканың ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирде.

Узган гасырның туксанынчы елларында җитәкче КМПОны яңа икътисади шартларга җайлаштырды, шул исәптән автобуслар һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен гидромеханик тапшыру тартмасы (коробка передач) чыгаруны эшләтеп җибәрде.

Ул социаль мәсьәләләргә дә игътибар итте: эшчеләр өчен торак кварталлар, мәдәни-спорт корылмалары, дәвалау-сәламәтләндерү объектлары төзелде.

Шулай ук Павлов XI чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, XII чакырылыш Татарстан АССР халык депутаты итеп сайланды.

«Александр Павлов югары профессиональлек, үзенә һәм хезмәткәрләргә карата таләпчәнлек, иҗтимагый бурыч хисе белән аерылып торды. Аның эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, яраткан эшенә фидакарь хезмәт итүе, һөнәргә бирелгәнлеге һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте белән лаеклы абруй, хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында танылу казанды. Павлов Александр Филиппович турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», диелә хәбәрдә.

Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко, Казан мэры Илсур Метшин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев имзалаган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Дочь актрисы Анастасии Заворотнюк показала фигуру в купальнике

Газпром вновь использует FSRU Маршал Василевский в качестве танкера-газовоза

Дюмин станет помощником Владимира Путина

В Петербурге стартует духовно-патриотический творческий конкурс «От Победы до Победы!»