Золымнан качкан беларуслар Литвада чит ил ватандашы паспортын ала алачак
Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде. Литваның гамәлләре – Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.