Башкортстанда интернат-мәктәп бинасына Юрий Шатунов истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Күмертау шәһәрендә Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов исемендәге гимназия-интернат бинасына җырчы Юрий Шатунов истәлегенә мемориаль такта куйдылар. Мемориаль тактаны ачу тантанасы уку йортының танылган тәрбияләнүчесенең 50 еллыгына багышланган. Бу хакта «Башинформ» гимназиянең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Чарада мәктәп укучылары, Мәскәүдән «Безнең Шатунов» фан-клубы җанатарлары, җырчының дуслары һәм башка кунаклар катнашты.
«Башинформ» язганча, Юрий Шатунов 1982 елдан 1984 елга кадәр Күмертау мәктәбендә укый. Ул вакытта уку йорты Юрий Гагарин исемендәге 2нче мәктәп-интернат дип атала. Гимназия бинасында мемориаль такта кую инициативасын җырчының Мәскәүдәге фанатлары тәкъдим иткән. Артист сурәте ясалган мемориаль тактаны Новосибирскида ясаганнар.
Бер ел элек Юрий Шатуновның кече ватаны Күмертау шәһәрендә 3нче гимназия-интернатның музыка кабинетына аның исеме бирелде, диелә хәбәрдә.