Корея Халык-Демократик Республикасы лидеры Ким Чен Ын Россиягә килде
Корея Халык-Демократик Республикасы Югары җитәкчесе Ким Чен Ын Россиягә килде. Төньяк Корея лидерының поезддан төшү видеокадрларын журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында күрсәткән.
Кунакны Приморье краендагы Хәсән станциясендә Россия Федерациясе һәм Корея Халык-Демократик Республикасы хөкүмәтара комиссиясе рәисе, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы башлыгы Александр Козлов каршы алган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
11 сентябрьдә YTN телеканалы Корея Халык-Демократик Республикасы лидерының поезд белән Россия чигенә таба китүен хәбәр итә. Кремльдә соңрак Ким Чен Ынның Ерак Көнчыгышка Президент Владимир Путинның шәхси чакыруы буенча эш сәфәре белән килүен расладылар. Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, сөйләшүләрнең төп темасы ике яклы мөнәсәбәтләр турында булачак.