Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Махсус операциягә каршы сүзләре өчен Казан блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

0

Казанның Яңа Савин судында блогер кыз Пәрвинахан Әбүзәровага хөкем карары чыгарылды. Ул ачыктан-ачык рәвештә дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлекне тормышка ашырырга чакырган.

«Пәрвинахан Әбүзәровага 3 елга гомуми режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде»,— дип хәбәр итте «Татар-информ»га судның матбугат хезмәте.

Блогер үз гаебен барыбер танымаган.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстан буенча идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге белән бергә, бу ел башында Казанда яшәүче хатын-кызны тоткарлаган иде. Ул социаль челтәрдә экстремистик материаллар урнаштырган. Постында блогер махсус хәрби операциядә катнашучы РФ хәрби хезмәткәрләрен дезертирлыкка чакыра. Бу «Җәмәгатьчелекне дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлекне гамәлгә ашырырга чакыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен сәбәп була.

«Кызга Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тикшерүчесенең чакыруы буенча килергә кушыла, әмма ул баш тарта һәм теркәлү урынында булмый. Шулай итеп, ул мәҗбүр итү чарасын боза, шуңа күрә аны федераль эзләү игълан ителә», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Берникадәр вакыттан соң кызны табалар, кулга алалар. Март ахырында Казанның Вахитов район суды аңа өй аресты билгели. Кызның судка килүе эпатажсыз гына үтми. Алданрак «Татар-информ»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, кыз судка халат киеп килә. Ул өске кием киюдән баш тарта һәм хокук саклау органы хезмәткәрләренә буйсынырга теләмәвен һәрьяклап күрсәтә. Аны утырышлар залына шул алсу төсле халаты белән алып киләләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ

Экономист Норфилд: Россия и Китай создают альтернативный мир, ослабляющий Запад

Астрологи назвали пять знаков зодиака, которые никогда не извиняются

Глава Московской области заявил, что еще не время говорить о будущем "Крокуса"