Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Хәрби зонага УАЗ тапшырган 73 яшьлек әби Татарстан Рәисенең еллык юлламасына чакыру алды

0

Бөгелмәдә яшәүче Таисия Балаева республика җитәкчелегеннән Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашырга чакыру алды, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Чара 14 сентябрьдә була. Кичә Таисия Балаевага Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров килгән. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Минемчә, бу кешегә һәм аның риясыз һәм бик ихлас гамәленә карата рәхмәт белдерүнең бик ачык ишарәсе», — дип аңлатма бирә район җитәкчесе.

73 яшьлек Таисия Васильевна бу җәйдә махсус операция зонасындагы Россия хәрбиләренә УАЗ машинасы җибәрә. Аны халыкта еш кына «буханка» дип тә атыйлар. Машинаны «Тая әбидән» («От бабы Таи») дигән язу бизи.

Лаеклы ялдагы ханым моны үзенең бурычы дип саный. «Алар бит безнең балалар. Аларга ярдәм итәргә кирәк», — ди Таисия Балаева.

Пенсионер ханым сүзләренчә, машинаны аның уллары тапкан, ә ул җыйган акчасын аны сатып алу өчен биргән. Бүген бу легендар УАЗ хәрбиләргә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итә.

Бөгелмәдә яшәүче Таисия ханым ихлас күңелдән хәрбиләребезнең тизрәк бу машинада өйләренә кайтуларын тели.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Дефицит бюджета РФ и планы ФРС не понижать процентную ставку. Обзор финансового рынка от 13 мая

Стартовал прием заявок на городской конкурс социальных проектов «ЛИЦА района»

Исследование: более половины москвичей обращаются к врачу лишь при наличии серьезных проблем

В Волоколамском округе отреставрируют церковь Рождества Пресвятой Богородицы