Юстиция министры: Хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары бушлай юридик ярдәм алачак
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Юлламада яңгыраган төп белдерүләренең берсе хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында иде. Рәис үз чыгышында Татарстанда һәрьяклап ярдәм күрсәтү, шул исәптән балалар ялын оештыру, балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү, ата-аналар түләвеннән азат итү, бушлай кайнар ризык бирү, шулай ук социаль, психологик һәм юридик ярдәмнең барлык төрләрен күрсәтү буенча эшнең җайга салынганлыгын билгеләп үтте.
Бүгенге көндә бушлай юридик ярдәм мобилизацияләнгәннәр, хәрби хезмәттәге һәм үз теләге белән хезмәт итүчеләр өчен аеруча мөһим. Татарстан Юстиция министрлыгында ел башыннан 145тән артык хәрби хезмәткәргә хокукый ярдәм күрсәтелгән.
Моннан тыш, Татарстан Дәүләт юридик бюросы «Ватанны саклаучылар» Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фонды филиалы белән актив эшли. Гамәлдәге килешү кысаларында мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр, вәкаләтле органнарга гариза әзерләүдә булышалар.
«Юридик берләшмә бурычларының берсе — гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү. Мобилизация башланганнан бирле хәрбиләр, мобилизацияләнгәннәр, волонтерлар һәм аларның гаилә әгъзалары еш кына төрле проблемалар белән очраша, аларны хәл итәр өчен квалификацияле хокукый ярдәм таләп ителә», — диде Рөстәм Заһидуллин утырыш тәмамланганнан соң.
Министр шулай ук Татарстан Республикасында бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия булган гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, түләүсез юридик ярдәмне хәзер махсус зонада булганнарга гына түгел, ә аннан кайтканнарга да, шулай ук 2014 елның маеннан башлап хәрби бурычны үтәгән затларга да күрсәтәләр.
Ул шулай ук мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган сораулар да арттырылды, дип нәтиҗә ясады. Боларга компенсацияләр түләү һәм социаль ташламалар билгеләү, шулай ук кешеләрне хәбәрсез югалган яки үлгән дип тану керә.