Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Тренер Ольга Павлова: БРИКС илләре уеннарын сыйфатлы итеп үткәрәчәкбез

0
Тренер Ольга Павлова: БРИКС илләре уеннарын сыйфатлы итеп үткәрәчәкбез

Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында спорт өлкәсендәге мәсьәләләрнең аерым урын алып торуын билгеләп үтте.

«Үсеш юллары төгәл билгеләнде, нәтиҗәләр ясалды. Спорт өлкәсендә кайнаган кеше буларак, минем өчен шунысы әһәмиятле – Татарстан спорт традициясен үстерү юнәлешен дәвам итә, спортсменнарының чыгыш ясаулары белән горурлана, массакүләм спортны үстерә, чөнки ватанны яклаучылар – яшь буын. Яшьләребез исән сау-сәламәт булырга тиеш», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ольга Павлова киләсе елда халыкара дәрәҗәсендәге чараларга әзерләнүләрен әйтте. «Гадәттәгечә, Татарстан - җир шарында алдынгы позициядә. Казан – Россиянең спорт башкаласы статусын янә раслый. БРИКС илләре уеннары булачак, 30дан артык илдән гариза килде. Бу – бөтенләй яңа спорт индустриясе. Шул рәвешле, Татарстанны да, Россияне дә дөньядан читләштерү мөмкин түгел. Әлеге чараны Универсиаданы оештырган кебек, сыйфатлы итеп үткәрәчәкбез. Куркынычсызлык чаралары 200 процентка үтәлергә тиеш», - диде ул.

«БРИКС илләре уеннарында нинди уен төрләре булачак – төгәл әйтә алмыйм, чөнки исемлек әле төзелә генә. Олимпия, илкүләм спорт уен төрләре булачагын беләм», - дип аңлатты Россиянең атказанган тренеры.

Аның фикеренчә, юллама республикада яшәүче һәр гражданинга барып җитәчәк. «Рөстәм Нургалиевич махсус хәрби операциядә катнашучыларга, геройларга, махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә мөрәҗәгать иткәндә битараф калучылар юк иде», - дип өстәде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»






Восстановленный советский танк Т-70 прошел своим ходом по центру Мелитополя

Глава Мытищ Юлия Купецкая поздравила ветеранов с Днем Победы

Рахмон поговорил с Путиным о «Крокусе» и борьбе с терроризмом

Авария на переезде в Костылево: пассажирский поезд столкнулся с легковой машиной