Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

«Татар кызы» финалисты Илсинә Хатыбҗанова: Үз телен хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була

0
«Татар кызы» финалисты Илсинә Хатыбҗанова: Үз телен хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә Пермь краен тәкъдим итүче Илсинә Хатыбҗанова туган якка һәм милләткә карата мәхәббәтне кечкенә чактан ук тоеп үсәргә кирәк дип саный. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Пермь татарларының яшәеше турында сөйләде.

«Үз төбәгемне тәкъдим итү – минем өчен зур җаваплылык та, горурлык та. Минемчә, үз телен, туган ягын хөрмәт иткән кеше генә тормышта бәхетле була, үзе белән горурлана ала. Шуңа күрә туган ягыңа, үз милләтеңә карата мәхәббәтне кечкенәдән үк тоярга кирәк. Пермь татарлары да туган телләрендә аралашып, үз халкының гореф-гадәтләрен, образларын саклап, үзләрен этнос буларак саклап кала алганнар», – дип сөйләде ул.

Илсинә Хатыбҗанова тумышы белән Орда районы Искеавылдан. Маркетолог һөнәре буенча Пермь политехника университетын тәмамлаган. Хәзерге көндә икенче югары белем алу йортының икътисад факультетында укый. Татар телендә төрле чаралар алып бара. Илсинә финалга әзерлеге һәм татар кызы булуы белән горурлануы турында сөйләде.

«Татар кызы» бәйгесе турында күптәннән ишеткәнем бар иде, авылдаш кызлар катнашкан вакытлар булды. Аннары менә үземне сынап карарга булдым. Финалга үтүне бик нык көттем. Күңелемдә нинди хисләр булганын аңлатып бетереп тә булмый. Җиңү иң төп максатым түгел. Катнашу, шулхәтле тәҗрибә туплау, бик күп файдалы мәгълүмат, белем алу – үзе зур бәхет. Әзерлек бик авыр дип әйтергә телем дә әйләнми, арыганны сизми дә калабыз. Күңелдә бары тик җылы хисләр. Чын татар кызы булу – зур горурлык», – дип сөйләде Илсинә.

  • Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалы 17 сентябрь Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үтәчәк. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән унөч кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно, с кем сыграет Вероника Кудерметова во втором круге турнира WTA-1000 в Риме






Олег Газманов рассказал, как его друзья-иностранцы относятся к Москве

Антонов заявил о готовности РФ вести диалог с Западом по стратегической стабильности

Часть Крылатского вновь оказалась без флагов

Лукашенко разыграл сценку с военными, неуклюже оправдываясь за то, что ему стало плохо на параде в Москве