Татарстан районнары үз продукцияләрен Казанда «Осталар шәһәре» ярминкәсендә тәкъдим итте
«Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсе узды. Колледж, техникум, мәктәп һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре Татарстан районнары исеменнән казанлыларга арзан бәядән продукция тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Шәһәр халкы монда камыр ризыклары, агачтан ясалган, тегелгән һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, яшелчә һәм консервланган продукция, бал, сөт һәм башка күп нәрсәләр сатып ала алды. Сатып алуда казанлыларга волонтерлар төркемнәре ярдәм итте.
Моннан тыш, мәйданчыкта яшь төзүче, тимерче, балта осталары һәм башка осталарның эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде, шулай ук Татарстан районнары иҗат коллективлары чыгышларыннан мәдәни программа оештырылды.
Күргәзмә-ярминкә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Чараны уздыруда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары Советы» оешмасы ярдәм иткән.