Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Бөгелмә башлыгы Рәис юлламасы турында: Кадрлар кытлыгы белән көрәшкә программа әзерлибез

0
Бөгелмә башлыгы Рәис юлламасы турында: Кадрлар кытлыгы белән көрәшкә программа әзерлибез

Бөгелмә районы өчен төп үсеш нокталарының берсе — медицина кадрларын комплектлау. Муниципалитет башлыгы Линар Закиров сәламәтлек саклауда кадрлар дефициты белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде. Бу темага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Думасына үзенең еллык юлламасында кагылган иде.

«Бүген, чыннан да, без сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди кадрлар кытлыгы кичерәбез, — дип билгеләп үтә Закиров. — Бу мәсьәләне яшь белгечләрне максатчан укыту, медикларны җыюның профильле программалары аша хәл итәбез. Хәзер районга квалификацияле медицина хезмәткәрләрен җәлеп итүнең яңа программасын эшлибез һәм ел ахырына кадәр тәкъдим итәргә планлаштырабыз».

Линар Закиров юлламаның тормышның барлык төп өлкәләренә кагылышлы булуын өстәде. Район башлыгы сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади хәлен җентекләп анализлый, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгели.

«Бу республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре өчен үзенчә ориентир булып тора. Халык тормышының бөтен юнәлешләренә кагылышлы үсеш приоритеты билгеләнгән. Беренче чиратта, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә, аларның гаиләләре һәм якыннарына ярдәм итү өлешендә. Илне яклауда аерым өлеш керткән битараф булмаган гражданнарга аерып рәхмәт белдерде. Залда безнең Бөгелмәдән Таисия Балаева да бар иде, ул УАЗ автомобилен сатып алып, аны хәрби операция зонасына тапшырган кеше», — дип билгеләп үтә район җитәкчесе.

Моннан тыш, юллама барышында республика Рәисе Бөгелмә өчен мөһим булган тагын бер мәсьәләне билгели. «Бу — республиканың 13 шәһәре өчен шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларына 400 автобус сатып алу. Безнең Бөгелмә — алар арасында», — дип өсти Закиров.

Район башлыгы киләсе ел Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүен искәртте.

«Монда безнең район өчен дә зур потенциал күрәм — Бөгелмә хаклы рәвештә горурлана торган мәгариф системасы һәм «якты акылларыбыз» өчен, заманча карарларны эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә һәрвакыт алдынгы булырга тырышкан предприятиеләребез өчен. Тематик ел безне туган Бөгелмәбез һәм туган республикабызның технологик үсеше юнәлешендә тагын да активрак эшләргә этәрер дип ышанам. Бу эштә актив катнашырга теләүчеләрнең барысыннан да, һичшиксез, уртак идеяләр җыячакбыз», — дип вәгъдә итә ул.

Закиров билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, юллама мәгариф, мәдәният һәм спорт, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм икътисад өлкәсендә өстенлекле бурычларны билгеләгән. «Бу республикага үсешен дәвам итәргә ярдәм итүче яңа таләпләр һәм бурычлар. Татарстанның алга барыр өчен җитәрлек ныклыгы һәм ресурс запасы бар», — дип йомгаклый район башлыгы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

На выезде с Южной рокады на МСД идет строительство четырех путепроводов

Забег в поддержку команды по адаптивному хоккею пройдет в Подольске

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла