Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» укытучыларының хезмәт хакын әйтте

0
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» укытучыларының хезмәт хакын әйтте

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин укытучыларының хезмәт хакы турында сөйләде. Уку йортында «Мәдрәсәгә игелек кыл» яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды.

«Мөхәммәдия» ябылмасын өчен кирәкле бюджет – елына 18 миллион сум. Бездә 50гә якын укытучы, хезмәткәр бар. Укытучының хезмәт хакы минималь – 17 мең сум. Яңа елдан соң минималь хезмәт хакы артырга тиеш, ничек арттырырга, дип баш ватабыз. Укытучы иртәдән кичкә кадәр укыта. Мәчет хәзрәте мәеткә, ашка бара ала. Укытучы, анда барып, сәдака ала алмый. Көн аралаш минем янга: «Хәзрәт, мин китәм», – дип укытучы керә. Аны вәгазьләү, кайдан акча табарга, дип уйлау бик авыр. Без мәдрәсәләрне сакларга тиеш», – диде ул.

Ул мәдрәсәдә укуның түләүле булуы турында да әйтте.

«Шәкертләр түләүне сәдака итеп кертә иде. Быелдан банк аша эшлибез, килешүләр төзибез. Көндезге бүлектә укучылар – 12 мең сум, кичке бүлек һәм читтән торып укучылар 10 мең сум түли. Бу турыда төрле фикерләр булды. Мәдрәсә хәзрәтләр, абыстайлар, галимнәр, укытучыларны әзерли. Кем өчен? Соңгы кулланучы – халык, без халыкка әзерлибез. Акча бирегез, дип сорамыйбыз, укытучы, хәзрәт кирәк икән, уйлагыз. Без укытучылар турында уйлыйбыз, без аларны югалтырга теләмибез», – диде ул.

  • Түгәрәк өстәл барышында «Зәкят» хәйрия фондының мөселман уку йортлары өчен ярдәм җыя башлавы да хәбәр ителде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






В Москве жители дома две недели слышат мяуканье запертой в квартире кошки

Некапитальное строительство в Москве от компании Граунд

"Газета.Ru" представляет самые яркие кадры прошедшей недели

Дело возбудили после смерти подростка в вентиляционной шахте на западе Москвы