Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Миңнеханов Татарстан халкын КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКО исемлегенә кертелү белән котлады

0
Миңнеханов Татарстан халкын КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКО исемлегенә кертелү белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналына язылучыларны Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү белән котлады.

«Согуд Гарәбстаныннан яхшы яңалык килде. Бүген анда ЮНЕСКО комитетының киңәйтелгән сессиясе узды. Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде! Котлыйм!» – дип язган Татарстан Рәисе.

«Безнең Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтик, Казан император университетының 1837 елда төзелгән обсерваториясе (ул югары уку йортының ишегалдында урнашкан) һәм Татарстан Яшел Үзән районындагы 1901 елда төзелгән В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториянең шәһәр яны комплексы Бөтендөнья мирас объектлары дип танылды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу карар бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






«У нас бабичник»: Гузеева улетела на малую родину без мужа и дочери

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и все правительства мира могут отменить либо собрать все налоги!

В Москве со счетов монастыря исчезли свыше 26 миллионов рублей

«Я эти яблоки ненавидела». Почему Людмила Зайцева не хочет разбивать огород