Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Казан шәһәр яны территорияләренең бердәм планировкасын әзерлиләр

0
Казан шәһәр яны территорияләренең бердәм планировкасын әзерлиләр

Татарстанда Казаннан ерак түгел урнашкан Питрәч һәм Лаеш районнарының авыл җирлекләре өчен территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру буенча бердәм документ төзиячәкләр.

Татарстан Министрлар Кабинетының бу карар проекты республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан әзерләнде. Документ «Рәсми Татарстан» порталында урнаштырылган.

Бердәм планировка Лаеш районының Олы Кабан, Габиш, Егорьевское, Комлы Кавал, Сокура һәм Столбище авыл җирлекләрен, шулай ук Питрәч районының Богородское авыл җирлеген үз эченә алырга тиеш.

Бердәм проектны әзерләү өчен махсус комиссия төзеләчәк. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин аның рәисе, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәис урынбасары, ә аның урынбасары Владимир Кудряшов сәркатиб булачак.

Бердәм документ киләсе, 2024 елның 1 октябренә кадәр эшләнергә тиеш. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, аны Татарстан киңлекләрен планлаштыру институты эшләячәк. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге эш республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итми, чөнки «дәүләт биремен үтәүне финанс белән тәэмин итү субсидия белән гамәлгә ашырылачак», дип раслана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






Вильфанд объяснил, почему с начала мая в России так холодно

Воробьев: Подмосковье увеличило финансирование ремонта автобусов

Работодатели назвали лучшее время для поиска сотрудников

Десять домов по программе реновации оформлены в ВАО ...