Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Азнакай районында фура өч яшьлек малайны бәрдереп үтергән

0

Бүген Татарстанда йөк машинасы баланы бәрдерә, бала һәлак була. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига Азнакай - Рус Акташы трассасының 62нче километрында була.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 3 яшьлек малай әнисе белән юл читендә тукталган автомобиль салонында, ә әтисе юлның каршы ягында булган.

Фото: © ТР Прокуратурасы

Кайсыдыр бер мизгелдә малай машинадан чыгып, әтисе янына йөгерә. Юлны чыкканда, аны Daewoo йөк машинасы бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлә.

Юл-транспорт һәлакәте урынына Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән.

Фото: © ТР Прокуратурасы

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Врач Романенко: влияние магнитных бурь на здоровье преувеличено

Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье

Алексей Федоров: «Квантовые технологии уже можно и нужно применять на практике»

Министр экономичной обороны, уголь и старый новый Минтранс. Разбираем предполагаемый состав Правительства из знакомых фамилий и нереализованные «назначения» в РЖД