Казан Башкарма комитеты меценат Юнысов һәйкәлен җимерү турындагы хәбәргә җавап бирде
XIX гасырның танылган татар меценаты Ибраһим Юнысов һәйкәле Яңа Татар зиратында үз урынында тора. «Миллиард.Татар» редакциясенең мемориал җимерелү турындагы мәкаләсенә карата Казан Башкарма комитеты шундый җавап бирде.
«Казан шәһәренең Яңа Татар зираты администрациясенә гражданнардан җирләү урынына керү юлында комачаулаучы чүп-чарны җыештыруны сорап мөрәҗәгать килде», — дип белдерделәр Башкарма комитетта.
Алар биргән мәгълүматларга караганда, зиратны җыештырган эшчеләр яфрак һәм ботаклар астында гарәп язулы һәйкәлнең эре таш кисәкләрен тапкан. Ләкин алар бу ташларның кайсы кабердән икәнлеген аңлый алмаган.
«Миллиард.Татар» мәкаләсеннән күренгәнчә, хәзерге вакытта сәүдәгәр Ибраһим Юнысов исеме язылган такта урнаштырылган кабер ташы башка кешегә — Мөхәммәтҗан кызы Маһруйга карый. Моның турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга мөмкин.