Таулы Карабахта Россия хәрбиләре машинасына ут ачканнар, хәрбиләр һәлак булган
Таулы Карабахта Джанятаг торак пункты районындагы күзәтү постынан кайтып барганда Россия тынычлык урнаштыручылары автомобиле утка тотылган. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.
«Автомобильдә булган Россия хәрбиләре утка тотылу нәтиҗәсендә һәлак булды»,- диелә саклану ведомствосының Telegram каналында.
Һәлакәтнең барлык шартларын ачыклау өчен урында Россия һәм Азәрбайҗан тикшерү органнары вәкилләре эшли.