Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Рөстәм Миңнеханов, Руслан Цаликов, Игорь Комаров «Патриот» һәм «Батыр» үзәкләрен карады

0
Рөстәм Миңнеханов, Руслан Цаликов, Игорь Комаров «Патриот» һәм «Батыр» үзәкләрен карады

Россия Саклану министрлыгының саклану министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов җитәкчелегендәге эшче төркеме Үзәк хәрби округ гаскәрләренә сәфәре кысаларында гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча чараларны оештыруны тикшерде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда Руслан Цаликов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән «Батыр» хәрби хезмәткә кандидатлар сайлау үзәген тикшерде. Бу үзәк быел җәен оештырылган, биредә «бер тәрәзә» принцибы буенча эшлиләр. Болай эшләү хезмәткә керү өчен барлык кирәкле документларны максималь кыска вакыт эчендә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Руслан Цаликов үзәк хезмәткәрләре һәм Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче кешеләр белән аралашты. Алар пункт эшчәнлеген оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, илебезне саклаучыларга шәхси якын килү һәм игътибарлы мөнәсәбәтне бәяләде.

Саклану министрлыгы белгечләре «Патриот» үзәгендә спорт-патриотлык һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга кадәрге әзерлекне оештыру белән танышты. Республика Рәисе һәм саклану министрының беренче урынбасары Россия Герое Олег Исаев исемендәге 186 нчы яшь армиячеләр отряды әгъзалары белән аралашты.

ТР Хөкүмәте йортында эш киңәшмәсендә Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә РФ Кораллы Көчләрен комплектлау буенча чараларны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?






СМИ: Суд приговорил Бишимбаева к 24 годам тюремного заключения

СЭ: «Спартак» связался с Циципасом, чтобы передать греку клубную футболку

Житель Люберец установил рекорд мира по сценическому экстриму

Суд запретил объявления о работе для славян