Татарстан ансамбле Башкортстанда «Ата-бабалар җире» фестивалендә Гран-при иясе булды
Башкортстанның Ярмәкәй районында гадәттәгечә «Ата-бабалар җире» төбәкара халыклар иҗаты фестивале узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Чараның тантаналы өлешен район башлыгы Илшат Райманов ачты һәм фестивальнең күп милләтле Россия һәм Башкортстан халыклары арасында дуслыкны ныгыту, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Бүген иртән Мәдәният сараенда фестивальнең сайлап алу туры узды. Конкурсантларны Башкортстан мәдәният һәм сәнгать белгечләре, эшлеклеләре бәяләде. Фестивальдә Башкортстан һәм Татарстан республикалары шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Оренбург өлкәсеннән иң яхшы 30 вокаль, хореография (халык һәм эстрада) ансамбльләре катнашты.
Татарстанның Ютазы районының «Кичке таң» җыр һәм бию ансамбле Гран-при иясе булды.
Бәйрәмнең гала-концерты муниципалитетның иң яхшы коллективлары һәм конкурста катнашучылар катнашында Мәдәният сарае мәйданында узды. Шунда ук рус, башкорт, татар, чуваш, удмурт, мордва халкының ишегаллары тәкъдим ителде. Аларда борынгы әйберләр белән танышырга һәм милли ризыкларны татып карарга мөмкин иде.
Бәйрәмне шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айнур Моратов, «Аргымак» этнотөркеме чыгышлары да бизәде.
Искәртик, фестиваль 1994 елдан бирле уздырыла һәм күпмилләтле Россия һәм Башкортстанның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Фото: © https://www.bashinform.ru/