Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә яңа келәм кайтарганнар

0

Мәскәүнең иң зур мәчете — Җәмигъ мәчетендә келәмнәрне алыштырганнар. 6000 квадрат метрдан артык идән келәме Төркиядә махсус заказ белән әзерләнгән. Алар күп кешеле бүлмәләр өчен ефәктән тукылган. Элекке келәмнәргә дә урын табылган — аларны Россия төбәкләрендәге мәдрәсә һәм мәчетләренә җибәрәчәкләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Намаз уку урыны өчен яңа җәймә — уникаль, бердәнбер нөсхәдә. Келәмне Төркиядә махсус заказ белән тукыганнар.

«Санитар һәм янгынга каршы таләпләргә туры килә, янгынга каршы состав сеңдерелгән. Шулай ук бу келәмнәр бик функциональ, уңайлы», – ди Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, нәзарәтнең эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттәхетдинов.

Келәм куркынычсыз гына түгел, функциональ дә. Һәр вак-төяк исәпкә алынган, хәтта яңа келәмдәге бизәкләр дә мәгънәгә ия, диелә хәбәрдә.

«Келәмнәр махсус шундый бизәк белән ясала. Менә бу — бер кешегә намаз уку урыны, дип күренеп торсын өчен. Бу дөрес тигез рәтләргә тезелергә ярдәм итә», – дип аңлата Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Ислам хәзрәт Зарипов.

Келәмне алыштыру — Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге беренче масштаблы эш. Аны 2015 елда ачалар. 10 елга якын төзиләр. Мәчетне бизәү өчен 12 килограмм алтын һәм Мәрмәр диңгезеннән 1 тонна мәрмәр киткән. Эчке бизәлеше — тәрәзә витражларыннан алып колонналарга кадәр барысы да кулдан эшләнгән. Аеруча зур горурлык — тау бәллүреннән ясалган люстралар, алар 140 данә. Иң зурысының авырлыгы тонна ярым, диаметры 3,5 метр, ул кулдан эшләнгән. Өч катка 10 мең дин тотучы сыя. Мәчет ишекләре һәрвакыт ачык, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в основную сетку турнира WTA-1000 в Риме






Концерты для ветеранов ко Дню Победы провели в Подольске

RT: водитель упавшего в Мойку автобуса ранее работал контролёром и курьером

Уехавший в Минск судья отверг обвинения в предательстве Польши

Количество креативных кластеров в Москве за 5 лет выросло почти вдвое