Түбән Камада Советлар Союзы Герое истәлегенә чыршы утырттылар
Түбән Камада Советлар Союзы Герое Никита Каймановның тууына 116 ел тулуны билгеләп үтте. Истәлекле чара 15нче мәктәп территориясендә узды. Кайманов урамы бәйрәме бишенче тапкыр үткәрелә. Геройны хөрмәтләргә микрорайон халкы, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, сугышчан туганлык вәкилләре, сугыш хәрәкәте ветераннары һәм шәһәр халкы килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан
Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина чараның патриотик ролен ассызыклады: «Никита Кайманов – безнең якташыбыз, героебыз. Бу урамда яшәүчеләр Кайманов исемен горур йөртә. Үсеп килүче буын өчен ул – лаеклы үрнәк, балаларга Никита Фадеевичның кем булуы турында сөйләү, аларны чик сакчысы хезмәтенең асылы белән таныштыру мөһим. Тарихыбызны истә тотарга һәм сакларга кирәк».
Чарада 9нчы мәктәп музей коллекциясеннән геройның шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Бу - фронт бинокле, фляжка, пистолет кобурасы, сугыш хәрәкәте көндәлеге, 1941 елгы «Известия» газетасы һәм башкалар.
Фото:Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан
«Без 1972 елдан бирле уникаль экспонатлар җыябыз. Никита Фадеевич запаска чыкканнан соң, сугыштан кайтмаган солдатларын эзли башлый. Ул аларга хөрмәт күрсәтергә һәм аларны туган илләренә кайтарырга теләгән. Аның җитәкчелегендә булган 146 кешенең 130ын тапкан», – ди Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановның сугышчан дан музее җитәкчесе Әлфия Михайлова.
Теләге булган һәркем кайнар кыр боткасы белән сыйланды, автоматны сүтеп җыюда үзен сынап карады, шулай ук кыр шәһәрчегендә фотога төште. Балалар өчен мастер-класс үткәрделәр, анда балалар үз куллары белән Никита Каймановның фотосы белән истәлекле значоклар ясады. Шулай ук «Нефтехимик» эзләү отряды әгъзалары табылган әйберләрне тәкъдим итте.
«Балаларыбызга геройларны истә тоту, алардан үрнәк алу мөһим. Хәзер бу бик актуаль, аларны патриотизм хисе һәм Ватанга мәхәббәт белән тәрбияләргә кирәк», – ди 15нче мәктәп директоры Татьяна Чернятьева.
Чара ахырында сугыш хәрәкәтләре ветераннары беренче сыйныф укучылары белән берлектә Советлар Союзы Герое Никита Кайманов истәлегенә мәктәп каршына биш чыршы утыртты.