Президент Владимир Путин Татарстанда яңа судьялар билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда ике яңа судья билгеләде.Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Чаллы шәһәр суды судьясы итеп Ирина Борһанова билгеләнде. Наталья Афонина Казанның Авиатөзелеш район суды яңа судьясы итеп куелды.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы 2023 елның август уртасында да Татарстанга судьялар билгеләгән иде. 6 еллык вәкаләт чорына Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары Иршат Гыйниятуллин билгеләнде. 2020 елдан ул Татарстанның Аксубай район суды рәисе вазифасын башкарган. Моннан тыш, Путин элек Татарстан Югары судында судья ярдәмчесе булып эшләгән Антон Егоровны Татарстанның Лаеш район суды судьясы итеп билгеләде.