Рәис махсус операциядә катнашучыларга коммуналь түләүләр өчен пеняны гамәлдән чыгарды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга коммуналь түләүләрне кичектергән өчен пеня билгеләүне гамәлдән чыгарган карарга кул куйды.
Карар мобилизацияләнгәннәргә дә, үз теләге белән киткән хәрбиләргә дә, аларның гаилә әгъзаларына да кагыла.
Документ имзаланганнан соң 10 көннән үз көченә керә.