«Балаларга һәм әти-әниләренә ярдәм итәчәкбез»: Казанда «Кызыл Хач» балалар үзәге ачылды
Казанда тантаналы төстә «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе үзәге ачылды. Ул балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган.
Республиканың иң нәни кешеләренә ярдәм итәчәк урын «Беренчеләр хәрәкәте» йортында, Островский урамындагы 11\6 адресы буенча урнашкан. Үзәкнең ачылышы әлеге балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәме белән узган.
Бу үзәктә психологик, белем бирү, консультатив ярдәмгә мохтаҗ барлык гаиләләргә булышачаклар. Ләкин анда кризис шартларында гына түгел, башка очракларда да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Монда балаларга бергәләп уйнарга, ял итәргә, үз-үзләрен ачарга, проблемаларны чишү күнекмәләре һәм ярдәм алырга мөмкин. Аларга психологлар, педагог, социаль хезмәткәр, волонтерлар һәм хәтта социаль репетиторлар ярдәм итәчәк.
Бүлмәдә мастер-класслар һәм биюләр өчен зона бар. Уен җыелмалары һәм китапханә бар, алар тулыланып торачак. Шулай ук монда өй эшләрен әзерләргә мөмкин. Балаларын үзәккә алып килгән әти-әниләр өчен чәй эчү зонасы да каралган.
«Кызыл Хач»та бу үзәкнең өч мөһим принцибы — инклюзивлык, куркынычсызлык һәм күңел ачу юнәлешендә эшләячәге турында сөйләделәр.