Башкортстаннан билгеләнгән сенатор Лилия Гомәрова математика дәресләренә "традицион кыйммәтләр кертергә" куша
Математика дәресенә "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр"не ничек кертергә мөмкин булуын да искәртә. Аның фикеренчә, укучылар әти-әни, балалар темасы яктыртылган математик мәсьәләләрне чишә алыр иде.