Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Казанда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе ачыла

0

Казанда 29 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Габдулла Тукай Әдәби музеенда «Тукай Петербургта» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тукай Әдәби музееның күргәзмә залы – танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча Татарстан һәм Россия сынлы сәнгать осталары эшләренең сәнгать күргәзмәләре уза торган мәйданчык.

1912 елда Габдулла Тукай Россия буйлап сәяхәт итә, Уфа, Петербург һәм Троицк шәһәрләрендә була. Шагыйрьнең Троицкига сәяхәте турында 2022 елда Әдәби музейда «Тукай Троицкида» күргәзмәсе оештырылды.

«Петербургта Габдулла Тукай шәһәр яшьләре, татар журналистлары, татар якшәмбе мәктәбе укучылары белән очраша, «Нур» татар газетасы редакциясендә була. Бу сәяхәттән алган тәэсирләре аның «Мәкаләи мәхсуса» сәяхәтнамәсендә сурәтләнә. Шагыйрьнең Россия империясе башкаласында булуы турында аның дусты, журналист Кәбир Бакир «Тукай Петербургта» истәлекләрендә сөйли.

Бу вакыйга истәлегенә 2023 елның җәендә «Тукай Петербургта» Бөтенроссия арт-пленэры оештырыла (проект кураторы — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова). «Тукай эзләреннән» сәнгать фәнни-агарту проектының бер өлеше булган арт-пленэрда Татарстанның Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Чиләбе, Петербургтан профессиональ рәссамнар катнашты. Алар арасында танылган рәссамнар — Исхак Исхаков, Катерина Фехер, Сергей Царев, Александр Крылов, Ирина Антонова, Галина Анютина, Хәмзә Шәрипов һ. б.

«Тукай Петербургта» арт-пленэры вакытында иҗат ителгән сәнгать һәм графика әсәрләре Габдулла Тукай Әдәби музеенда 2023 елның сентябрь-октябрь айларында тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә ачылышына Тукай иҗатын, сынлы сәнгатьне яратучыларны һәм музей дусларын чакырабыз», диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






В деле таджика, утопившего автобус в Мойке, появились новые детали. Пострадавшие дали первые показания

Фридзон сообщил, что Овечкин прилетел в Москву

Три автомобиля столкнулись в центре Белгорода, пострадали восемь человек

Опытный и самостоятельный: в ОЭЗ «Технополис Москва» составили портрет инженера