Татарстанда торак фонд көзге-кышкы чорга 99,9 процентка әзер
Татарстанда 17 618 йорт ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты алды, бу 99,9 процент йортны тәшкил итә. Бүгенгесе көндә вентиляция каналларын тикшерү 17 829 йортта башкарылган, ул 97,4 процент тәшкил итә. Бу хакта матбугат конференциясендә Дәүләт торак фонды башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин хәбәр итте.
Шәйдуллин сүзләренчә, гомумән күпфатирлы йортларны көзге-кышкы чорга файдалануга әзерләү буенча эшләр тәмамланган. «Бүгенге көндә инженерлык системаларын ремонтлау яки вентиляция каналларын ремонтлау эшләре кала. Алар үтәлгәч йорт көзге-кыш чорында файдалануга әзер дип саналачак», - диде Шәйдуллин.
Конференция барышында спикер кыска сроклы капиталь ремонт программасы буенча планлаштырылган эшләрне искә алды, аңа 754 күпфатирлы йорт кергән. Программа кысаларында 265 йортта 162 мең квадрат метр җылылык белән тәэмин итү системасын, 280 йортта 287 мең квадрат метр түбәне ремонтлау каралган.
Җылылык белән тәэмин итү чорының авариясез узуы, гражданнарның йортларда имин һәм уңайлы торуы регламент эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуына бәйле булуы турында да билгеләп үтте.