Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Татар эшмәкәре Альбина Әпсәләмова Оренбургта «Шәл бәйләү» мәктәбе ачарга җыена

0
Татар эшмәкәре Альбина Әпсәләмова Оренбургта «Шәл бәйләү» мәктәбе ачарга җыена

«Оренбург шәл бәйләүчеләре» оешмасы авыл балаларын шәл бәйләү һөнәренә 5 ел элек өйрәтә башлаган.

Татар эшмәкәре, «Оренбург шәл бәйләүчеләре» («Оренбургские пуховницы») оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова Оренбург шәһәрендә балалар өчен «Шәл бәйләү» мәктәбе ачарга җыена.

«Безнең кооперативта 160 шәл бәйләүче бар. Алар өйләрендә эшли. Без аларны үзебез җитештергән сыйфатлы җепләр белән тәэмин итеп торабыз. Шәл бәйләүче апаларның күбесе өлкән яшьтә. Иң яше дә 42не узды. Яңа буын кул осталарын тәрбияләү өчен без авыл балаларын шәл бәйләү һөнәренә 5 ел элек өйрәтә башладык. Бу хезмәт өчен остазларга акча түләп торабыз. Шәһәр балаларының да шәл бәйләүгә кызыксынуы бар. Якын арада «Шәл бәйләү» мәктәбе ачарга җыенабыз. Цех янында бүлмә әзерләп куйдык», - диде Альбина Әпсәләмова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альбина Әпсәләмова

Альбина Әпсәләмова Оренбург өлкәсендә шәл бәйләүне, башлыча, татарлар һөнәре, дип атады. «Оренбург шәл бәйләүчеләре» оешмасында эшләүчеләрнең дә 99 проценты татарлар икән. Эшмәкәр 4 район һөнәрчеләре белән эшли. «Һәр районның борынгыдан килгән кабатланмас бизәге бар. Ул бизәкләр безнең шәлләрдә дә чагыла», - диде Альбина Әпсәләмова.

Фото: © Рифат Каюмов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме






Ночные рейсы запустят из Читы в Москву с начала лета

Альтернатива ипотеки: что такое ссудо-сберегательные кассы и как они работают

Концерт «Моя Москва» покажут на mos.ru

Ежегодная акция «Ночь в музее» пройдет в Москве 18 мая