Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде

0

Рабигыль-әүвәл аеның 13нче көнендә Нәзарәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в. багышланган мөбарәк кичә – театральләштерелгән Мәүлид үткәрелде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте язуынча, аны оештыруда һәм сценарийны төзүдә яшь мөселман активистлары һәм шәкертләр катнашты. Әлеге очрашуның максаты – Пәйгамбәребезгә с.г.в. булган яратуның нинди булырга тиешлеге хакында аңлатудан, киң җәмәгатьчелектә Мәүлид үткәрү традицияләрен ныгытудан гыйбарәт булды.

Мәүлид ае уңаеннан оештырылучы күпләгән кичәләрдән аермалы буларак, барлык программа интерактив форматта әзерләнде. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге бистә-районнарда яшәүчеләр, волонтерлар, Казанның төрле югары уку йортларында укучы студентлар, проект авторлары булган сәләтле яшьләр һ.б. бар иде. Ике сәгатьлек программаны 150 кеше карады.

Мәүлид кичәсе Коръән уку белән башланды. Аннары Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлидне үткәрүнең фазыйләтләре, Пәйгамбәребезгә с.г.в. булган ярату, сөннәт юлыннан баруның әһәмияте хакында вәгазь сөйләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Tele2 первой покрыла новый платный участок М4 – объезд Краснодара

56-летняя Валерия показала, как ее пресс выглядит на самом деле

Голоса хора ЛЭТИ звучат на Урале!

Лавров: визит Путина в Китай укрепит взаимодействие Москвы и Пекина