Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Казан мэры Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды

0

«ПромРейтинг» агентлыгы 2023 елның икенче кварталында Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәрләре һәм районнары башлыкларының медианәтиҗәлелеге буенча чираттагы тикшерүнең нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Анда беренче урынны Казан мэры Илсур Метшин алган.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласы җитәкчесе үзенең күрсәткечен беренче квартал белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек арттырган. «Тискәре комментарийлар сизелерлек кимеде, аның каравы уңай кайтавазлар артты», диелә документта.

Алдагысыннан аермалы буларак, бу кварталда торак-коммуналь хуҗалык турындагы сораулар гына булмаган. Күпсанлы мәдәни вакыйгалар узды. Массакүләм мәгълүмат чараларында капиталь ремонт, төзелеш, төзекләндерү буенча даими мәгълүмат чыкты, анда Метшин эш барышын шәхсән үзе контрольдә тотты. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдә өстәмә этәргеч бирде.

Рейтингта икенче урында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков тора. Тикшеренү массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә прокуратураның активлыгын билгели.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев өченче урынны алган. Автошәһәр мэрының күрсәткече, элеккеге квартал белән чагыштырганда, сизелерлек түбән. Моңа бигрәк тә социаль челтәрләрдә активлык кимү йогынты ясаган.

  • 25 сентябрьдә Илдус Нәфыйков Марий Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде, дип хәбәр иттек.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Девушка устроила пожар в ЖК «Люберецкий», очевидцы сняли мемное видео

Опасное пике. Как накажут пилота, пролетевшего над трассой под Москвой

Форум ESG «Три кита национальной повестки» пройдет в Москве

«Пока не приходится»: Позднякова предупредила о неблагоприятной погоде в Москве