Татарстан Гаилә кодексына җенесне алмаштырган очракта аерылышу турында төзәтмә керттеләр
Җенесне алмаштыру Татарстанның Гаилә кодексында аерылышуга өченче нигез булды. 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы кабул иткән бу законны бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Элегрәк кодекста нигез буларак ир белән хатынның берсенең үлеме яки ир яисә хатынның аерылышуы турында гаризасы күрсәтелгән иде. Шулай ук җенесен алыштырган кешеләргә кагылышлы үзгәрешләр кодексның тагын ике маддәсенә кертелгән. Аларга балаларны уллыкка алу һәм опекун (попечительләр) булу тыела.
Моннан тыш, закон белән алимент түләүгә кагылышлы кайбер төзәтмәләр кертелә. Алдагы редакциядә түләүне таләп итү хокукы «йөклелек чорында һәм уртак бала туган көннән алып өч ел дәвамында тәрбияләгән хатын»га бирелгән. Хәзер бу пункт ике өлешкә бүленгән: «йөклелек чорында хатын» һәм «уртак баланы туган көненнән алып өч ел дәвамында тәрбияләүче ир». Шул рәвешле, алиментны балаларны караучы ир-атлар да таләп итә алачак.
Элеккеге ир белән хатынның аерылышудан соң алиментка хокукларына кагылышлы 80нче маддә төгәлләштерелде. Аңа уртак баланы караучы элеккеге тормыш иптәшенең хокукын раслый торган өстәмә пункт кертелде. Моннан тыш, беренче пункты «гаилә булганда йөккә узган элеккеге хатын» дип үзгәртелде.