Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

​​​​​​​Мөслимдә Разалия мәчете ачылды

0
​​​​​​​Мөслимдә Разалия мәчете ачылды

Мөслимдә Разалия мәчете ачылды. Дин йортын ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республика районнары мөхтәсибәт җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, мәчетнең нурлы, бирегә килеп җанына тынычлык табучыларның күп булуын теләде.

«Бүгенге көндә Мөслим авылында 4, районда 37 мәчет эшли. Мөслимдәге яңа мәчет иганәчәләр, райондашлар ярдәмендә сафка басты. Изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Мин район белән җитәкчелек иткән чорда тагын бер мәчет ачылу – зур бәхет! Изге йортта кылган догалар, укыган намазлар, биргән сәдакаларның әҗер-савабы Мөслимебезгә нур һәм бәрәкәт өстәп торсын!» – диде район башлыгы.

Район башлыгы Альберт Хуҗинга, шәхси эшмәкәр Разалия Габдрахмановага, иганәче Дамир Каюмовка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең, Аллаһ йортын төзүдә ярдәм күрсәткән өчен бертөркем райондашыбызга Мөслим мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Источник 360.ru: в Краснопахорском сгорел частный дом, пострадали 2 человека

Глава департамента информполитики Томской области покидает пост

Акция «Возьми друга из приюта» прошла в Наро-Фоминске

Мария Багреева: в январе-марте в Москве выдали 8,5 тыс. семейных ипотек