Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Январь
2022

Төмән өлкәсендә төрки телле халыклар иҗатына багышланган «Таң йолдызы» бәйгесе була

0

(Казан, 27 гыйнвар, «татар-информ»). Төмәннең «Яңарыш» сайты «Таң йолдызы-2022» төрки телле халыкларның XXXI өлкә балалар иҗаты, «Халык сәнгате» XII өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары традицион рәвештә февраль һәм март айларында үтәчәк, дип хәбәр итте.

Конкурста оештырылачак номинацияләр: вокал (эстрада, халык һәм академия), хореография (заманча бию, халык биюе, классик бию), инструменталь башкару, нәфис сүз, фольклор, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать.

Тыңлаулар 11 февральдән 5 мартка кадәр Төмән өлкәсенең көньяк районнары һәм шәһәрләрендә онлайн форматта график буенча үткәрелә.

Җиңүчеләр Гала-концертта катнаша, үткәрү датасы һәм вакыты оештыру комитеты тарафыннан билгеләнәчәк. Үткәрелү урыны: Төмән филармониясе.

Билгеләнгән үрнәктәге гаризалар 11 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 625013, Төмән шәһәре, Республика ур., 179 йорт, «ОДНК «Строитель», шулай ук эл.почта: info@nkastit72.ru

Гаризалар белән коллектив җитәкчеләренең документларының күчермәләрен: паспорт, ИНН һәм пенсия иминият таныклыгын җибәрергә кирәк. Конкурсларны оештыру һәм үткәрү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (3452)36-55-46, 8 (904)888-42-71 телефон номерлары аша татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Кәримовага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә Оештыру комитеты хәбәрендә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Концертный Директор для Артистов из Регионов.

«В какое будущее может идти Россия под дланью старика?»

Собянин поздравил Путина со вступлением в должность президента

Ковид разрушил сердечные клапаны: учителя из Новой Зеландии срочно прооперировали в Челябинске