Самара шәһәрендә «Мирас» Халыкара фестиваль-конкурсы була
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 һәм 19 март көннәрендә Самарада «Мирас» Халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Самара өлкәсе һәм Россиянең башка регионнарындагы белем бирү оешмаларында укучылар өчен оештырыла торган әлеге чара «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк» дигән девиз белән уза һәм ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза. Фестивальне Самара өлкәсендәге милли-мәдәни берләшмәләр катнашында Самара өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе уздыра. Читать дальше...