Сәламәтлек саклау министры Мурашко коронавирус белән хәлнең киеренке булуын әйтте
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Россиядә Covid -19 белән вазгыять киеренке кала, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. «Коронавируслы 300 меңнән артык авыру күзәтү астында тора. Май бәйрәмнәре авыруны тапшыру чылбырын өзү өчен эшләми торган чор буларак озайтылды, — диде ул «Россия 1» каналы эфирында. Министр сүзләренә караганда, вирустан гомуми яклануны күздә тоткан популяцион иммунитетны формалаштыру өчен, ким дигәндә, 69,8 миллион россиялене вакцинацияләргә кирәк. Шушы көннәрдә... Читать дальше...