(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибенә үзгәрешләр кертү турында боерык әзерләгән. Бу хакта ТАСС яза. Әлеге документ хокукый норматив актлар порталында басылып чыккан. Нарколог симптомнар булуын ачыклаган очракта гына, алкоголь куллануга анализ тапшырырга кирәк булачак. Элек гамәлдә булган боерык буенча, бу анализны бар кеше дә тапшырырга тиеш иде.