(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Роскомнадзор Telegram мессенджерын блокировкалау буенча таләпләрне бетерде. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. «Telegram мессенджерына нигез салучының (Павел Дуров - Т-и иск.) терроризмга һәм экстремизмга каршы торырга әзер булу турында әйткән сүзләрен уңай бәялибез. РФ Генераль прокуратурасы белән килештереп, Роскомнадзор Telegram мессенджерына керүне чикләү буенча таләпләрне ала», — диелә хәбәрдә. Ведомство Россия территориясендә эшләүче барлык интернет-компанияләр белән террористик һәм экстремистик мәгълүмат таратуны, наркотиклар һәм суицидны пропагандалауны, шулай ук балалар порнографиясен оператив төстә булдырмау өчен эшләргә әзер булуын искәртте.