(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бүген икенче хатын-кыз поезд тәгәрмәче астына эләгеп вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. Гадәттән тыш хәл бүген иртәнге сәгать сигездә Светлое озеро-Зәй тимерюлының 124нче чакырымында булган. Поезд таптаткан хатын-кыз урында ук үлгән. Мәрхүмәгә 60 яшь тирәсе, шәхесен ачыклыйлар. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, поезд хатын-кызның өстеннән чыккан. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан янында поезд хатын-кызны таптатып үтергән иде.