Уфада актер һәм режиссер Хөрмәтулла Үтәшев турында китап дөнья күрде
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Зәйнәп Биишева исемендәге Башкорт «Китап» нәшриятында Россия һәм Башкортстанның халык артисты, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшевка багышланган «Таштугай батырлары: Хөрмәтулла Үтәшев. Тормышы һәм иҗаты» дигән китап-альбом дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкорт һәм рус телләрендәге китапны Динара Каюмова белән Зөлфия Карабаева төзегән.
Тиздән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында һәм Хәйбулла районында (Үтәшевларның туган ягы) китапны тәкъдим итү кичәләре узачак. Китап-альбомны Уфадагы күп кенә китап кибетләрендә сатып алырга була.
Китапта театр тәнкыйтьчеләренең мәкаләләре белән дә танышырга мөмкин. Шулай ук Хөрмәтулла Үтәшевның автобиографик хикәяләре дә тәкъдим ителгән. Бу – балачак, мәктәп һәм студент еллары, тормыш һәм иҗат турында истәлекләр. Хатирәләр гали тел белән язылган, аларда вакыйгалар кызыклы итеп сурәтләнә, диелә хәбәрдә.