Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Январь
2021

Covid-19 вирусыннан өченче Россия вакцинасының чыгу вакыты билгеле

0
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән М.П. Чумаков исемендәге үзәк эшләгән препарат якындагы айларда гражданнар әйләнешенә чыгачак. Өченче вакцинаны чыгару вакытын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин анонслады. РИА Новости хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәлү өчен барлык документларны да алган. «Бу безнең галимнәр эшләгән өченче вакцина. Якындагы айларда ул да гражданнар әйләнешенә чыгачак, бу вакцинацияне киңәйтергә һәм аны үтемле итәргә, димәк, тагын да күбрәк кешене коронавирустан сакларга мөмкинлек бирәчәк», — диде Мишустин. Илдә авырулар санын киметү өчен коронавирустан препаратлар җитештерүне арттырырга, аларны илнең медицина учреждениеләренә өзлексез китереп торуны оештырырга кирәк, дип өстәде Премьер. Февральдән шулай ук «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона» вакцинасын җитештерү дә артачак. 



Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась в ⅛ финала турнира WTA-250 в Румынии






СМИ: Убитый экс-мэр Самары Тархов прятал жену от посторонних

Осужденный за теракт в аэропорту Домодедово подал жалобу на отсутствие солнца

Эксперты назвали основные задачи, стоящие перед российской наукой

Юра Борисов проиграл Кирану Калкину и остался без престижной премии