(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Ел азагына кадәр Россиядә биш куркыныч йогышлы авыруны ачыклау өчен «тиз» тест ясаячаклар. Бу турыда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Шулай ук тестларны тиз ясау гына түгел, ә авыруны тиз ачыклый торган тестлар өстендә дә эшлиләр. Кеше йоктырган инфекция турында мәгълүматны максималь тиз вакыт эчендә ачыклау бик мөһим. «Агымдагы ел ахырына COVID, грипп, сальмонеллез, туберкулез һәм антибиотикларга каршы тора ала торган стафилококк кебек биш йогышлы авыруны 60 минут эчендә ачыклый торган тест булдырылачак», — диде Голикова Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.