Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Август
2021

Владимир Путин Олимпиадада катнашкан спортчыларны бүләкләү турында боерык имзалады

0

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Токиодагы Олимпиадада үзләрен күрсәткән спортчыларны орденнар һәм медальләр белән бүләкләү турындагы боерыкка имза куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, спортчылар «илебез спорты үсешенә зур өлеш керткән, Токио шәһәрендә (Япония) 2020 елгы ХXXII Олимпиада уеннарында күрсәтелгән югары спорт казанышлары, ихтыяр көче, ныклык һәм максатка омтылганлык өчен» бүләкләнде.

Аерым алганда, Александр Невский орденнары, Мактау ордены, Дуслык ордены, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» I дәрәҗә ордены медале һәм «Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә ордены медале тапшырылачак.

Токиода тәмамланган Олимпия уеннарында Россия спортчылары 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза медаль яулап, медаль зачетында бишенче урынны алдылар. Гомуми бүләкләр саны буенча (71) алар өченче булды, бары тик АКШ (113) һәм Кытай командаларына гына оттырды (88).




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова стремится в топ-20 мирового рейтинга WTA в 2024 году






Arendator Awards 2025: Премия для лидеров коммерческой недвижимости

Чему «Опиумные войны» научили Китай, и чему они пока не учат Россию

РИАМО публикует фото могилы Евгении Добровольской на Троекуровском кладбище

Первые бестселлеры нового года: Книжный обзор с Владиславом Толстовым