(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Массакүләм чараларда, җәмәгать туклануы һәм башка ял итү урыннарында ковидтан вакцина ясаткан кешеләргә генә булырга рөхсәт биргән Россия субъектлары махсус грантларга дәгъва итә алачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итә, дип яза РИА Новости. Вице-премьер сүзләренчә, гранттан кергән акча җирле халык тәкъдимнәре буенча төбәк проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк. Россиянең кайбер төбәкләре ял итү урыннарына бары тик вакцинацияләнгән гражданнарны гына кертә башлады инде, диелә хәбәрдә.