Песошин Туризм буенча федераль агентлык башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында үтте. Биредә төбәк дәрәҗәсендә туризм индустриясен үстерү, ил эчендә туристлар агымны көчәйтү өчен берничә туризм проектын турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашудан соң «Бөек Идел юлы» туристик проекты буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы булды. Килешү Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» маршруты төбәкара туристик проектын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Имзаланган документ буенча Идел буе федераль округында «Бөек Идел маршруты» төбәкара проекты гамәлгә ашырылачак.
Документны Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова, «ТГ-Travel» ҖЧҖ генераль директоры Тарас Демура, Татарстан Республикасы Туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов, шулай ук Пермь өлкәсе, Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы вәкилләре имзалады.
Имзалау тантанасында Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин катнашты.