Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Апрель
2024

Новости за 01.04.2024

Күрше төбәкләрдә көчле су басулар башланды, кар суы юлларны агыза

Intertat.ru 

Идел буе федераль округында моңарчы булмаган су басулар башланды. Кар суы инде 5 төбәктә урамнарны, юлларны һәм күперләрне агызып китә башлады, дип яза «Маш» телеграм-каналы.

Читать дальше...

«Әти-әнисе өчен фаҗига»: Чит илдә ял итеп кайткач, башкалада 12 яшьлек малай үлгән

Intertat.ru 

Мәскәүдә яшәүче үсмер әти-әнисе белән Берләшкән гарәп әмирлекләрендә ял итеп кайткач, кисәк кенә вафат булган. Үлемнең якынча сәбәбе – азык белән агулану. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Читать дальше...

«Берәр байның мохтаҗларга ифтар уздырганы бармы?» - Халык дресс-кодлы ифтарны тәнкыйтьли

Intertat.ru 

Рамазан аенда ифтар уздыру быел аеруча модага керде кебек тоела. Социаль челтәрләрдә бер төстә, әмма төрле фасонда киенгән гүзәл затлар фотолар белән уртаклашалар. Татарстанда алтын, аклы-каралы «Бизнес-ифтар», яшел төстәге дресс-код кертелгән «Фешн-ифтар»лар булды. Ләйсән Гыймаева шундый мәҗлесләрнең берсеннән фото белән Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүлешкән. Фото астында «матуркайлар», «һәммәгез бик күркәм» дигән ике комментарийдан кала, бик күп тәнкыйть сүзләре яуган.

Читать дальше...

Автор-башкаручы Илназар: «Үзем яндым, җырларым янды, елаган вакытларым да булды»

Intertat.ru 

«Чаллы» телеканалының «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында автор-башкаручы Илназар кунак булды. Алып баручы Лилия Гатина аның 20 елга якын тәнәфестән соң иҗатка әйләнеп кайтуы турында сорашты.

Читать дальше...

Президент сайлау көннәрендә лотереяга чыккан машина оештыручының «теща»сына эләккән

Intertat.ru 

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә 21 мартта «Златоуст өчен – бөтен гаилә белән» дигән лотерея нәтиҗәләре билгеле булган. Призлар уйнату «Гайдаровец» дигән иҗат йортында оештырылган. 26 мартта җиңүчене бүләкләү видеосы таралган.

Читать дальше...

Интертат һәм Миллиард.татар «Татарча мем» бәйгесен уздыра

Intertat.ru 

Хәзерге юморны мемнардан башка күзаллап та булмый. Әмма, шуңа да карамастан, бу яңалык әлегә татар дөньясына бик акрын кереп бара. Мем яратучылар «Мин – Рафаэль хатыны», «Кызым, национальность не главное, главное татарин был хороший», «Татары из 90 процентов состоят из чая» дигән мемнарны белә билгеле. Әмма болар гына аз кебек. Татарча мемнар күбрәк барлыкка килсен өчен, «Интертат» һәм «Миллиард.татар» сайтлары, «Чаян» журналы белән берлектә», «Татарча мемнар» бәйгесен уздырырга дигән карарга килде. Читать дальше...



Ркаил Зәйдулла: «Җыелыш тату шартларда барыр, дигән ышанычым бик зур...»

Intertat.ru 

Татарстан Язучылар берлеге бинасына, ремонттан соң, язучылар беренче тапкыр Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышка җыелды. Җыелыш Берлек эшчәнлеген тулысынча колачлау максатын куймаган иде, чөнки Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре үз йомгаклау җыелышларын аерым уздырган икән. Әмма Казанда узган җыелышта яңгыраган докладларда язучыларны географик яктан бүлеп карамадылар, анысы әйбәт.

Читать дальше...

2 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

Intertat.ru 

2 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +8..+13˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Читать дальше...

Кадер киче кайчан була һәм нинди дога укырга?

Intertat.ru 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кадер киче турында телеграм-каналында язды.

«Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Шул вакытта, иншаАллаһ, ул уңышка ирешәчәк», диелә хәбәрдә.

«Кадер киче 1000 айдан да хәерлерәк. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга... Читать дальше...

«Хыянәт ачысын кичергәндер бу абзый» – Рамазановлар «Хыянәт» җырын башкаручыны эзли

Intertat.ru 

Зинира һәм Ризат Рамазановлар үзләренең «Хыянәт» җырын бәгырьгә үтәрлек итеп җырлаган бабайны эзли. Иҗади гаиләгә бу видеоны мессенджердан җибәргәннәр. Алар бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Читать дальше...

Төркиядә 20 елга беренче тапкыр җирле сайлауларда оппозиция партиясе җиңгән

Intertat.ru 

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үзенең Гаделлек һәм үсеш партиясе муниципаль сайлауларда теләгән нәтиҗәләргә иреш алмавын әйтте. 20 елга беренче мәртәбә Оппозицион халык-республика партиясе идарә итүче партияне узып китә. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

Читать дальше...

Портфельләре табылган, үзләре юк: Уфада 13 һәм 14 яшьлек 2 үсмерне 3 көн эзлиләр

Intertat.ru 

Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү отряды мәгълүматлары буенча, үсмерләр 30 мартта югалган. Хәзерге вакытта малайларны 100дән артык кеше эзли, дип яза gorobzor.ru сайты.

Читать дальше...

Гомәр Даутовтан әдәбиятка күзәтү: «Нинди печән белән тукланучы татар бүреләре соң бу?»

Intertat.ru 

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында 2023 елның татар прозасына күзәтү чыгышын КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов ясады. «Интертат» галимнең чыгышын тәкъдим итә

Үчле егет сөйгән кызы белән аның атасын ут төртеп яндырырга маташкан

Intertat.ru 

Сочида яшәүче 19 һәм 20 яшьлек 2 егет әтиле-кызлы 2 кешене яндырып үтерергә маташкан. Әти кеше 18 яшьлек кызына бу егетләрнең берсе белән очрашырга рөхсәт итмәгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Читать дальше...

«Син бер «шут» кына икән» – Ильмира Нәгыймова «бывший»ларга багышланган җыр чыгарган

Intertat.ru 

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә өр-яңа җырының бер өзеген тыңлатып күрсәткән. Җырчы җырның сүзләрен аерым игътибар белән тыңларга тәкъдим итә. Ахырдан исә әлеге музыкаль композициянең барлык «бывший»ларга багышланган булуын искәртә.

Читать дальше...

Министр: «Укыганда курьер булсаң, укып бетергәч һөнәри уңышларга ирешү авыр булачак»

Intertat.ru 

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сәнәгатьтә кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча тезислар тәкъдим итте. Бу – күрше төбәкләрдән мигрантларны һәм яшьләрне җәлеп итү, дип яза «Челнинские известия» газетасы хәбәрчесе Валентина Шистерова.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде






ЦСКА сыграл вничью с "Рубином" в матче РПЛ

Лучшие кадеты ПФО побывали на репетиции Парада Победы в Москве

Автомойке в Наро-Фоминском округе объявлено предостережение за нарушение

Около 450 нарушений чистоты устранили в Подмосковье в апреле