Мин сине беләм (Кәрим Кара)
Шәүкәт җәйнең матур көнендә Чувашстан якларына санаторийга килде. Бераз ял итеп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, яңа тәэссоратлар туплап кайтасы килде Байбаковның. Ул сайлаган ял йорты исеме яңгыраганнардан түгел иде. Шәһәрдән ерак, ни шифалы чишмәләре юк, ни атказанган дәвалау ысуллары, дәваланучыларны чикле күләмдә генә кабул итәләр. Бар якларын белеп юллама алды Шәүкәт. Тыз-быз йөреп торган шәһәр халкыннан болай да арыган иде, дәвалану да төп максат түгел, әлегә сәламәтлегеннән зарланмый. Тынычлык эзләде ул, тапты да шикелле. Читать дальше...