Язгы ташу: «Бу бозлар бөтен кайгыларны алып китсеннәр»
Быелгы язгы ташу башка елгылардан да көчлерәк булды кебек. Россиянең башка төбәкләрендә генә түгел, Татарстан районнарында да кар сулары, ярларыннан чыгып ташыган елгалар халыкны бер яктан куркуга калдырса, икенче яктан табигать күренеше белән сокландырды. Халык социаль челтәрләрдә язгы ташу, боз китү күренешләре белән бүлешә.