Уфада яшәүче өлкән яшьтәге Анна Ивановна Төркиядә ял иткәндә фаҗигагә очрый. Ул кызы Ольга белән ял итәргә килә. Отпускның икенче көнендә үк Анна Ивановнаны машина таптый һәм ике тапкыр катлаулы операция ясыйлар. Ул өч атна төрек госпиталендә ята. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Элек укытучы булып эшләгән ханым Бодрум шәһәренә бара. Аны бәрдереп киткән машинаның йөртүчесе исерек була, ул авария урыннан качып китә.
Анна Ивановнаның кызы сүзләренчә, авария ясаган кеше җаваплылыктан качарга маташа, ул госпитальдәге чыгымнар өчен дә түләми. Башта бу сумма 70 мең доллар була, аннары хастаханәдә ташламалар ясыйлар һәм сумма 30 мең долларга кала. Ләкин авария китереп чыгарган ир-ат бу акчаны да түләми, ул акчасы юк дип әйтә.
«Безне көч-хәл белән хастаханәдән чыгардылар. Мин өч ай эчендә бу акчаны үзем яки гаепле кеше түләячәк дигән документка кул куйдым. Хәзер без госпиталь янында фатир арендалап торабыз. Атнасына өч тапкыр реабилитациягә йөрибез. Әле тагын операция булачак. Бу акчаларны мин битараф булмаган кешеләр ярдәме белән түлим», — дип яза Анна Ивановнаның кызы социаль челтәрләрдә.
Алар 25 ноябрьгә — Анна Ивановнаның юбилеена кадәр — туган илгә кайтырга җыена.
Авариядә зыян күрүчеләр документлар җыеп, судка мөрәҗәгать иткән. Тик адвокатлар бу эшләр 2-4 ел дәвам итәргә мөмкин булуын искәртә.
'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning
Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland
Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America
The latest friendship-ruining co-op game on Steam is a punishing platformer where you're chained to your pals, and it's about to crack 100,000 concurrent players
Около 3 млрд рублей выделят на новый Бельский мост в Стерлитамаке
Чему научились участники Всероссийского проекта «Языковая Арт-резиденция» в Республике Башкортостан, расскажут в Национальной библиотеке имени Ахмет-Заки Валиди
Сразу пять военных оркестров выступят в парках столицы
Посетители павильона "Роснефти" на ВДНХ смогут выучить башкирские пословицы
В Оренбуржье сегодня начнётся первый фестиваль «Симфония Бузулукского бора»
В Минздраве региона рассказали, когда в Приамурье поступит популярная импортная детская вакцина
В Башкирии стартовала приемная кампания: о бюджетных местах и нововведениях - репортаж «Вестей»
Чему научились участники Всероссийского проекта «Языковая Арт-резиденция» в Республике Башкортостан, расскажут в Национальной библиотеке имени Ахмет-Заки Валиди